Татарстанда савыт-саба юа торган сыеклык белән чылаткан тавык ите сатканнар
Тавык филесен алып кайтып кыздырган кыз бу турыда челтәрдә язган.
Чаллыда яшәүче хатын-кыз кибеттән сатып алган тавык ите савыт-саба юа торган сыеклык белән чылатылган булган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.
Кыз бу турыда социаль челтәрләрдә язган.
"Тавык филесын сатып алдым. Турап, кыздырырга салгач, ак сыеклык бүленеп чыга башлады. Тәмен кабып карагач, ит бөтенләй тоелмады. Чи итне савыт-саба юа торган сыеклык белән чылатканы аермачык сизелеп тора. Нигә шулай эшләргә?", дип ачуын белдергән Алла исемле кыз.