Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда салкыннар ничәсенә кадәр була?

Хәзер Казан аша салкын фронт уза, әмма аны көзге салкыннар дип әйтеп булмый.

news_top_970_100
Татарстанда салкыннар ничәсенә кадәр була?
Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда КФУның Экология һәм табигый байлыкларны файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләгән. Бу турыда КФУ матбугат үзәгенә сылтама белән, "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Переведенцев сүзләренчә, хәзер Казан аша салкын фронт уза, әмма аны көзге салкыннар дип әйтеп булмый. «Уртача һава температурасы 13 градус тәшкил итә, бу нормадан 3-4 градуска югары», - дигән КФУ профессоры.

Казанга җылы һава торышы 12 сентябрьдә кайтачак. Шулай итеп, көндез һава температурасы +21 градус булачак, ә төнлә  +14 градуска кадәр төшәчәк.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100