news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда салкында өч баласын калдырган атаны хөкем иттеләр

Моның өчен атаның хезмәт хакының ун процентын дәүләт хисабына тотып калачаклар.

news_top
Татарстанда салкында өч баласын калдырган атаны хөкем иттеләр

Татарстанда өч нәни баласын кыш көнендә ягылмаган өйдә калдырган атаны хөкем иттеләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Быел февраль азагында 46 яшьлек ата өч баласын өйдә калдырып, Казанга чыгып киткән. Бу вакытта җылылыкны сүндергәннәр. Бу хәл килеп чыккач, олы баласы атасына шалтыраткан. Тик ата өенә кайтырга ашыкмаган.

Ир гаебен тулысынча таныган. Аны сигез айга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр. Шулай ук бу атаның хезмәт хакының ун процентын дәүләт хисабына тотып калачаклар, диелгән "Татар-информ"дагы хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар