news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 64,5 процент булды

news_top
Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 64,5 процент булды
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Сайлаулар» автоматлаштырылган дәүләт системасы мәгълүматларына караганда, 20 сентябрь 12:00 сәгатьтә Татарстанда сайлаучыларның 64,5 проценты тавыш биргән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм аңа бәйле кампанияләр 18 сентябрьдә башланды. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.

Аерым алганда, Татарстанда бер үк вакытта 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар уздырыла.

Тавыш бирү өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә үтә. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар