news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 50 проценттан артып китте

news_top
Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 50 проценттан артып китте
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Сайлаулар» автоматлаштырылган дәүләт системасы мәгълүматларына караганда, 19 сентябрь 15:00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның 50,3 проценты тавыш биргән. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Сайлаучыларга килгәндә исә, кәеф яхшы, актив тавыш бирәләр, барысы да штат режимында бара. Бүген сайлау участоклары барысы да үз вакытында ачылды», – диде Андрей Кондратьев.

Искәртеп үтик, 18-20 сентябрьдә республикада Россия Федерациясенең тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Парламентка катнаш сайлау системасы буенча барлыгы 450 депутат сайланачак.

Шулай ук №50 Биектау бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар үткәрелә. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар