Татарстанда Сабан туеннан алып Питрауга кадәр бәйрәмнәр: кайда, кайчан һәм нәрсә карарга
Җәен гадәттәгечә милли бәйрәмнәр узачак – аларны республикада яшәүче төрле халыклар билгеләп үтә. Быел программада нинди үзенчәлекләр бар, чаралар кайда һәм кайчан узачак?

Җиңүнең 80 еллыгы һәм «Ватанны саклаучылар елы» Сабан туеның төп темалары була
Быел бөтен дөнья буйлап төрле форматта 4 меңгә якын Сабан туе уза. Татарстанда Сабан туе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Ватанны саклаучылар елы»на багышлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр итте.
«Без, Сабан туен бәйрәм иткәндә, Җиңүнең 80 еллыгына әһәмият бирүне сорадык. Безнең ветераннарыбыз, шулай ук хәзер махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучыларыбыз бар, алар барысы да зур игътибарга лаек», –ди ул.
Вице-премьер, махсус хәрби операция (СВО) тәмамланганнан соң, Бөтендөнья татар конгрессы Донбасста Халыкара шахтерлар Сабан туен уздырырга теләвен әйтте.

Фото: © prav.tatarstan.ru
«Без берничә тапкыр Кемеровода Халыкара шахтерлар Сабан туен уздырдык. Быел, Донбасска барганда, мин бу мәсьәләне күтәрдем. Безнең җиңү белән махсус хәрби операция тәмамлангач һәм Сабан туен уздыру мөмкинлеге булгач, без аны шунда оештырачакбыз», – диде Шәйхразыев.
Вице-премьер, бу чара тарихта иң зур шахтерлар Сабан туе булырга мөмкин, дип фаразлады.
«Милли бәйрәмнәрдә гореф-гадәтләр, йолаларга күбрәк игътибар бирелүе сөендерә»
Татарстанда милли бәйрәмнәрдә заманча күңел ачулар урынына гореф-гадәтләр, йолаларга күбрәк игътибар бирелә башлады, ди ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Фото: © prav.tatarstan.ru
«Милли бәйрәмнәрдә безнең мәдәнияткә һәм традицияләргә катнашы булмаган батут үзәкләренә һәм төрле чараларга урын азайганнан-азая бара. Төп бурыч – үсеп килүче буынны республика территориясендә яшәүче төп халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру», – ди ул.
Аның сүзләренчә, милли бәйрәмнәр республика халкы арасында бик популяр. Узган ел аларга 110 меңнән артык кеше килгән. Оештыручылар бәйрәм мәйданчыкларында тарихи асылны чагылдырырга тырыша, йолаларга һәм традицияләргә аерым игътибар бирелә.
«Бәйрәмнәрнең мөһим өлешен халык-сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәләре, гастрономия рәтләре, интерактив зоналар, традицион уеннар оештырыла торган уен мәйданчыклары алып тора», – дип аңлатты министр урынбасары.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Милли бәйрәмнәр циклын Каравон башлады
Быел Татарстанда узган беренче милли бәйрәм – Каравон рус халык бәйрәме булды. Анда 25 меңгә якын кеше килгән, дип сөйләде «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе» идарәсе рәисе Ирина Александровская.

Фото: © prav.tatarstan.ru
«Каравонда яңа традицияләр үсүен дәвам итә. Бездә беренче тапкыр рус традицион кухнясы фестиваль-конкурсы узды. Безнең өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да иң кызыклы ризыклардан авыз итүе мөһим. Ул кулинария сәнгате осталарының һәрберсенә игътибар итте», – дип елмайды ул.
Моннан тыш, рус мәдәнияте традицияләрен чагылдырган милли сөлгеләр күргәзмәсе, шулай ук киң концерт программасы әзерләнгән булган.
«Алда безне Яшел Үзән районында Иван Купала славян мәдәнияте бәйрәме көтә, анда шулай ук кызыклы традицияләргә урын биреләчәк. Бу бәйрәмгә дә чакырып калабыз», – ди Александровская.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Семык бәйрәмендә мари биюләре өчен зур мәйдан оештырыла
Киләсе бәйрәм – Семык мари мәдәнияте бәйрәме, ул 31 майда Кукмара районында узачак. Монда милли биюләргә аерым игътибар биреләчәк, ди ТР мариларының милли мәдәни автономиясе рәисе Наталья Кукушкина.
«Марилар үзләренең биюләре белән дан тоталар. Төп сәхнә каршында агач идән булачак, шунда һәркем милли биюләрне башкара алачак», – дип аңлатты ул.
Моннан тыш, бәйрәмдә мари гүзәлен сайлаячаклар, шулай ук «Мари гаиләсе» конкурсы узачак. Программаның кичке өлешендә мари эстрадасы «йолдызлары» чыгышлары көтелә, алар арасында Володя Матвеев, Эльвира Трифонова, Сергей Пакеев һәм башкалар булачак.

Фото: © prav.tatarstan.ru
Валда Шинясь бәйрәмендә мордва модасын күреп булачак
Тәтеш районында 15 июньдә Валда Шинясь мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. Быел бәйрәмнең төп үзенчәлеге мордва модасына багышланган күргәзмә булачак, дип сөйләде ТР Халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары, ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сабитова.
«Безнең бәйрәмдә балыкчылар станына, шулай ук мордва йортына барырга, көнкүреш белән танышырга мөмкин булачак. Моннан тыш, аерым экспозиция мордва модасына багышланачак», – дип аңлатты ул.
Бәйрәмнең кульминациясе – концерт программасы булачак, анда «Умарина» дәүләт ансамбле, «Келу» фольклор ансамбле һәм башкалар катнашачак.
Гырон Быдтон бәйрәмендә удмурт текстиленең үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин
Балтач районында 25 июньдә Гырон Быдтон удмурт мәдәнияте бәйрәме була. Анда традицион костюмнарга аерым игътибар бирелә, дип сөйләде ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе активисты Павел Александров.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Гырон Быдтон удмурт традицион мәдәниятен тәкъдим итү урыны булып тора. Узган ел без Удмуртиядән осталар алып килдек һәм милли текстиль белән бәйле бөтен нәрсәне күрсәтергә тырыштык: кием-салым, бизәнү әйберләре, бизәкләрнең семантикасын, аларның нинди максатларда кулланылуын. Быел да бәйрәм киң колач белән узачак», – дип аңлатты ул.
Уяв бәйрәмендә DIVA чуваш фолк-төркеме чыгыш ясый
Нурлат районында 29 июньдә Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәме узачак. DIVA фолк-төркеме махсус кунак булачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе советы рәисе урынбасары Сильвия Чаркина.
«Без чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамблен чакырдык, ул безнең бәйрәм өчен берничә номер әзерли, һәм башка коллективлар. Шулай ук күптән түгел Кызыл мәйданда концерт биргән DIVA фолк-төркеме дә чыгыш ясаячак. Алар бары тик халык җырларын гына җырлыйлар һәм традицион уен коралларын кулланалар», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Уявта агач эшкәртү, чүлмәкчелек һәм чигү буенча мастер-класслар оештырылачак.
«Бездә «ачык микрофон» оештырыла, анда барлык кунаклар үзләре гармунга җырлый һәм бии ала. Традиция буенча бездә зур әйлән-бәйлән була. Милли уеннар белән балалар мәйданчыгы да эшләячәк», – ди Чаркина.
Шулай ук чуваш милли киеменә багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк, диде ул.
Татарстанда милли бәйрәмнәр расписаниесе
- 31 май – Семык республика мари мәдәнияте бәйрәме (Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Починок Көчек авылы)
- 15 июнь – Валда Шинясь республика мордва мәдәнияте бәйрәме (Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылы)
- 21 июнь – Сабан туе татар халык бәйрәме (Казан шәһәре)
- 28 июнь – Гырон Быдтон республика удмурт мәдәнияте бәйрәме (Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Чипья авылы)
- 29 июнь – Уяв республика чуваш мәдәнияте бәйрәме (Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәре)
- 5 июль – Иван Купала республика славян мәдәнияте бәйрәме (Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Яшел Үзән шәһәре)
- 19 июль – Питрау республика керәшен мәдәнияте бәйрәме (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Җөри авылы)
- 20 июль – мөселман балалар Сабан туе (Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Бөрбаш авылы)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау илнең суверенитетын саклау һәм аның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен әһәмияткә ия.
«Без Татарстанның барлык халыкларының телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен мөмкинлекләр тудырабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак: «Татар-информ», Арсений Кәримов