Татарстанда сөйгән егетенә үпкәләгән кызны этләр белән эзләгәннәр
28 яшьлек кызны өч төркем кинологлар эзләгән.
![Татарстанда сөйгән егетенә үпкәләгән кызны этләр белән эзләгәннәр](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/7/18/fe4befbcf447c9b723b9d6791a7b3714e93c845d05c1b7e049e893700093.jpg)
Татарстанда Столбище авылы тирәсендә 28 яшьлек кызны этләр белән өч төркем кинологлар эзләгән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.
Бу кыз иптәшләре белән ял итәргә килгән. Яшьләр арасында җәнҗал чыккан. Кыз үпкәләп, урманга китеп барган һәм адашкан. Аны кич белән генә тапканнар. Табиблар ярдәме кирәк булмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.