Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда үсә торган кайсы җимештә аскорбин кислотасы лимоннан 70 тапкыр күбрәк?

Балан бик күп авырулар вакытында зур файда китерә.

news_top_970_100
Татарстанда үсә торган кайсы җимештә аскорбин кислотасы лимоннан 70 тапкыр күбрәк?

Балан җимешләрендә валериана кислотасы бар, ул тынычландыра. Баланда файдалы микроэлементлар (йод, тимер, калий, фосфор, бакыр, магний, цинк, селен) күп; бөтен организмга файда бирә торган А, С, Е, К, Р витаминнары бар. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Балан составындагы дубильләү матдәләре кан тамырлары стенасын ныгыта, вибурин дигән матдә кан тамырларын киңәйтә, сумалалы матдәләр, эфир һәм кумариннар липидлар алмашын яхшырта һәм канны түбән тыгызлыклы итә торган липопротеиннарны киметә.

Баланда аскорбин кислотасы лимондагыдан 70 тапкыр күбрәк.

Бу җимешне халык медицинасында йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда кулланалар. Баланлы чәй, соклар һәм компотларны кан басымын төшерү өчен эчәләр. Гипертониклар өчен баланны төше белән ашау хәерле. Бал белән изелгән баланны тахикардия вакытында ашау файдалы. Балан төнәтмәсе дә бик файдалы була. Аерым кисәтүләр булмаса, бу җимешне төрлечә итеп һәм теләгән күләмдә ашарга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100