news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды

news_top

Татарстанда 4 июньдә узган рус теле һәм 8 июньдә узган математика (база һәм профильле дәрәҗәләр) буенча имтихан нәтиҗәләре расланды. 2026 елның 22 июне – нәтиҗәләрне рәсми игълан итү һәм эшләрне Рособрнадзорның рәсми сайтындагы «ГИА» бүлегендә (https://checkege.rustest.ru/) бастыру көне. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) быелгы уку елының 16 314 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2025 елда – 15 110). Уртача балл – 66,66 (2025 елда – 65,05). 40 чыгарылыш укучысы минималь чикне уза алмады.

Рус теленнән 71 укучы 100 балл алды (2025 елда – 31). Рус теленнән Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ДЧИ) 154 укучы тапшырды. Уртача билге – 4,38.

Профильле дәрәҗәдәге математикадан БДИны 9 595 чыгарылыш укучысы тапшырды (2025 елда – 8 562). Уртача балл – 71,40 (2025 елда – 68,68). 152 укучы минималь чикне уза алмады. Профильле дәрәҗәдәге математикадан 137 чыгарылыш укучысы 100 балл алды (2025 елда – 11). База дәрәҗәсендәге математикадан БДИны 6 700 чыгарылыш укучысы тапшырды. Уртача билге – 4,39. 98 укучы тиешле баллны җыя алмаган.

Математикадан Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ДЧИ) 157 укучы тапшырды. Уртача билге – 3,75. 1 укучының нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек түгел.

Рус теле яки математикадан (бер предмет) БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны 8 яки 9 июльдәге өстәмә көндә бирә алачак (бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарыла), диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар