news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «Рубин» клубының элекке уенчысы Карадениз акчасына төзелгән мәчет ачылды

Биектау районындагы авылда Гекдениз Карадениз ярдәме белән яңа мәчет барлыкка килде.

news_top
Татарстанда «Рубин» клубының элекке уенчысы Карадениз акчасына төзелгән мәчет ачылды
https://www.facebook.com/T.C.Kazan.Baskonsoloslugu/

Татарстанның Биектау районында яңа мәчет ачылды. Аны «Рубин» футбол клубының элеккеге уенчысы һәм Төркия җыелмасы уенчысы Гекдениз Карадениз акчасына төзегәннәр. Бу турыда Казанда Төркиянең генераль консуллыгының социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

«Мәчет гыйбадәт кылу өчен ачык», диелә хәбәрдә.

Мәчетне генераль консул Исмет Эрикан да килеп күргән инде.

Калинино авылында «Рубин»ның экс уенчысы Гекдениз Карадениз биргән акчага мәчет төзү эшләре 2016 елда башланды. Нигез ташын 2016 елның 23 июнендә салдылар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар