Татарстанда «Россия Культура» телеканалы өчен Тукай һәм Җәлил турында фильм төшерәләр
«Россия Культура» телеканалының «Звучащее слово. Свеча должна гореть» дип аталган масштаблы мәдәни-агарту проекты өчен Татарстанда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил турында документаль сюжетлар төшерелә.
«Свеча должна гореть» - «Звучащее слово» проектының икенче сезоны, ул 2022 елдан Президентның Мәдәни инициативалар фонды финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул вакытта документаль циклның беренче геройлары Игорь Ильинский, Рафаэль Клейнер һәм башкалар булды.
«Звучащее слово»ның беренче биш эпизоды 2024 елда «Россия Культура» телеканалында прайм-таймда күрсәтелде.
Икенче сезонда авторлар үз геройларының географиясен киңәйтергә һәм «Туган сүз – Изге сүз» аерым циклында милли сүз осталарына мөрәҗәгать итәргә булган. Алар: Төньяк Осетиядә Коста Хетагуров, Дагыстанда Рәсүл Гамзатов, Калмыкиядә Константин Эрендженов, Башкортстанда Салават Юлаев, Татарстанда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил.
Шагыйрьләрнең тормыш тарихыннан тыш, авторлар шулай ук мәдәнияткә һәм халык сүзе осталарының иҗат иткән вакытына да игътибар итәләр.
«Концепция кысаларында без тормыш турында гына сөйләп калмыйбыз, ә милли телләрдә — татар, осетин, даргин, калмык һәм башка телләрдә әсәрләрдән цитата китерәбез», - дип өстәде Муравецкая.
Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил турындагы чыгарылышта экспертлар буларак Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм тарихчы Искәндәр Гыйләҗев чыгыш ясаячак. Сериал өчен татар шагыйрьләренең шигырьләрен ТР халык артисты Фәнис Җиһанша укыячак, дип яза «Татар-информ».