news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда редакция хезмәткәрләренең уртача яше 44 яшькә җиткән

news_top
Татарстанда редакция хезмәткәрләренең уртача яше 44 яшькә җиткән
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда редакция хезмәткәренең уртача яше 44 яшькә җиткән. Бу хакта Казанда «Энергопром» форумында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов белдерде.

«Мин моны күп түгел дип саныйм. Һәм минем үземә 44 булганга гына түгел. Редакциядә төрле буыннар булырга тиеш. Яшьләр яңа идеяләр һәм карашлар кертә, ә өлкән буын тәҗрибә һәм белемгә ия», - дип ассызыклады ул.

Миргалимов сүзләренчә, массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәткәрләр саны медиа куллануның үзгәрүе һәм яңа технологияләр үсеше аркасында кими. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Район редакцияләре кадрлар кытлыгы белән еш очраша, һәм бер хезмәткәр фотограф, оператор, журналист һәм редактор эшен бергә алып бара. Журналист универсалга әйләнә», - дип өстәде спикер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар