news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда район Сабан туенда чабыштан качкан атны эзлиләр

Татарстанда район Сабан туенда чабыштан качкан атны эзлиләр

news_top
Татарстанда район Сабан туенда чабыштан качкан атны эзлиләр
9 июньдә Тукай районы Сабан туенда чабыш вакытында өч ат качкан. Аларның икесен бик тиз тапканнар, Бу ике ат су буенда комлыкта утлап йөргән. Качкын атларның берсен әле дә эзлиләр. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Бу ат туган ягы - Башкортстан ягына таба киткән. Аны чабышта катнашу өчен Башкортстаннан махсус алып килгән булганнар. 
 
Атның буе чама белән 140-150 см, койрыгы һәм ял ак төстә. 

Качкын атны очраткан кешеләрдән 8-987-006-26-24 номерына яки "Тулпар" ат спорты мәктәбенә шалтыратырга сорыйлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар