Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарыла

Моннан тыш, сату объектларына да төнлә эшләргә рөхсәт ителә.

news_top_970_100
Татарстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарыла
Фото: Михаил Захаров

21 февральдән башлап Татарстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Әлеге карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Дүшәмбедән башлап Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар күрсәтергә кирәкмәячәк. Транспортта йөрү өчен кодлар 2021 елның 22 ноябреннән гамәлгә кергән иде. Шулай ук Татарстандагы боулинг һәм компьютер клубларында да QR-кодлар кирәкмәячәк. Моннан тыш, сату объектларына да төнлә эшләргә рөхсәт ителә», — диделәр инфекция таралуга каршы көрәш буенча региональ оператив штабында.

Алдарак Татарстанда коронавирус чикләүләренең бер өлешен бетерү ихтималы турында республика буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткән иде.

«Хәзерге вакытта, „Омикрон“ белән авыруның үзенчәлекләрен исәпкә алып, авыру кешеләр белән контактта булганнар өчен мәҗбүри изоляция бетерелде, ягъни кайбер чаралар актуальлеген югалтты. ОРВИга хас булган профилактикага күчәбез. Соңгы көннәрдә авыручылар санында күпмедер тотрыклылык та бар», — диде Авдонина.

Шул ук вакытта соңгы атнада Татарстанда коллектив иммунитет дәрәҗәсе 56,1 проценттан 55 процентка төшкән. Тулаем алганда, ил буенча коллектив иммунитет 61,9дан 59,7 процентка төшкән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100