news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда приюттан качкан 15 яшьлек Илназны эзлиләр

15 яшьлек баланы караклык өчен хөкем иткән булганнар.

news_top
Татарстанда приюттан качкан 15 яшьлек Илназны эзлиләр

Чаллыдагы «Асылташ» социаль приютында яшәүче 15 яшьлек Илназ Т. качкан. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.

Приют Чаллының Яңа шәһәрендәге 11нче комплекста урнашкан. 8 гыйнварда кичке алтыларда чыгып киткән Илназны полиция эзли.

Илназ Түбән Кама шәһәреннән килгән. Моңа кадәр аны караклык өчен хөкем иткән булганнар. Баланың анасы хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Вакыйга турында полициягә «Асылташ» приюты хезмәткәре хәбәр иткән.

Яшүсмер турында мәгълүматны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторга тапшырганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар