news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда поезд җиңел машина өстенә килеп кергән

Чаллы янында поезд белән җиңел машина бәрелешкән.

news_top
Татарстанда поезд җиңел машина өстенә килеп кергән
Җиңел машина поезд юлы аша чыга торган кичүдә туктап калган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итә.

"Lada Granta" машинасы белән 36 яшьлек ир-ат идарә иткән. Рельсларда басып торучы машинаны күреп, поезд йөртүчесе экстрен тукталган, тик бәрелешми булдыра алмаган. Җиңел машина җимерелгән. Бәхеткә, машина йөртүче курку белән генә котылган. 

Кама транспорт прокуратурасы хәбәр иткәнчә, поездлар хәрәкәте 15 минуттан үз тәртибенә кайткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар