news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда поезд астында калган мотоциклчы һәлак булган

news_top

Татарстанда Әгерҗе – Уром аралыгының 1077 нче чакрымындагы көйләнә торган тимер юл кичүендә авария. Якынлашып килүче поезд алдыннан мотоцикл тимер юл кичүенә чыккан. Бу хакта «Челнинские известия» Горький тимер юлы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Поезд машинисты ашыгыч рәвештә тормозга баскан, әмма ара бик кыска булганлыктан, бәрелештән котылып калып булмаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүче һәлак булган.

Ижевск – Мәскәү поезды №25 хәрәкәтен 17 минутка соңарып дәвам иткән.

Горький тимер юлы идарәсе барлык йөртүчеләрне тимер юллар аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар