news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда пенсионер ханым бау белән тәрәзәдән төшкәндә егылып һәлак була

Минзәләдә Изыскатели урамындагы бер йорт янында 88 яшьлек пенсионер хатынның үле гәүдәсе табыла, аның янында тикшерүчеләр җәймәдән ясалган бау һәм акча белән сумка табалар. Бу хакта "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итә.

news_top
Татарстанда пенсионер ханым бау белән тәрәзәдән төшкәндә егылып һәлак була

Беренчел мәгълүматлар буенча, пенсионер ханым узган ялларда туганына кунакка килә. Туганы кибеткә киткәндә ул ишекне тышкы яктан бикләргә куша, чөнки начар ишеткән һәм кыңгырау тавышын ишетмичә калырмын, дип уйлый, - дип яза "Вечерние Челны" газетасы

Ул җәймәләрдән бау ясый һәм шуның ярдәмендә өченче каттан аска төшмәкче була, ләкин егыла һәм алган имгәнүләрдән вафат була. 

Пенсионерның үзе белән 100 мең акчасы була, ул аны үзен күмү өчен җыеп барган була. 

Тикшерү комитеты җинаять эше ачмаган.   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар