news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда педагогик хезмәткәрләр өчен ярдәм чаралары арттырыла

news_top
Татарстанда педагогик хезмәткәрләр өчен ярдәм чаралары арттырыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәткәрләргә ярдәм чараларын арттыру турында карар кабул итте. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Яшь белгечләргә өстәмә түләүләр 2,5 меңнән 10 меңгә кадәр арта. Техникум һәм колледжлар, өстәмә белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләре һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен яңа грантлар барлыкка киләчәк», – дигән министр.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, «Безнең яңа укытучы» республика грантына дәгъва итүчеләр саны да 500гә кадәр арттырыла.

Республика укытучылары өчен барлыгы 1 млрд сумнан артык башка ярдәм чаралары да да күздә тотыла, дип өстәгән министр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар