news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда пассажирлар автобусы «КАМАЗ»га бәрелгән, үлүче һәм имгәнүчеләр бар

Шуннан соң йөк машинасына тагын ике җиңел машина килеп кергән.

news_top
Татарстанда пассажирлар автобусы «КАМАЗ»га бәрелгән, үлүче һәм имгәнүчеләр бар

Татарстанның Яңа Чишмә районында автобус йөк машинасына бәрелгән. Автобус йөртүчесе Яңа Чишмә район хастаханәсендә үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, рейс автобусы прицеплы «КАМАЗ» йөк машинасына бәрелгән. Шуннан соң йөк машинасына тагын ике җиңел машина килеп кергән. Автобус йөртүчесе һәм берничә пассажир имгәнгән, диелә прокуратура хәбәрендә.

Автобус «Казан-Чирмешән» маршруты буенча барган. Имгәнгән кешеләрне Чистай хастаханәсенә илткәннәр.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә Hyundai автобусы «КАМАЗ» йөк машинасына бәрелгән. Кимендә биш кеше имгәнгән, шул исәптән автобус йөртүчесе, ди шаһитлар.

«Урынга район прокуроры Станислав Козлов һәм аның урынбасары Ленар Мисбахов барды. Тикшерү башланды», — ди Руслан Галиев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар