Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда паром кичүе янында «Камаз» һәм «Ауди» суга төшкән мизгел видеога эләккән

«Камаз» машинасы астында калган «Ауди» автомобилендәге кешеләрнең мәетләрен водолазлар судан алып чыгарга тырыша.

news_top_970_100
Татарстанда паром кичүе янында «Камаз» һәм «Ауди» суга төшкән мизгел видеога эләккән
Полина Шевчук

Бүген көндез Татарстанның Югары Ослан районында паром кичүе дебаркадерында «Камаз» йөк машинасы «Ауди» автомобиленә бәрелә. Шуннан соң ике машина да суга төшеп китә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Авария мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

Урынга Югары Ослан прокуроры Василий Егоров барган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Шаһитлар ике кеше һәлак булу турында яза. ҺӘлак булучылар һәм имгәнүчеләрнең төгәл саны ачыклана.

Якынча белешмә буенча «Камаз» машинасының тормозы ватылган булуы ихтимал. Шуннан соң ул паром көтеп тора торган «Ауди»га бәрелә.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, «Камаз»га ком төялгән булган. Салонында ике кеше булган «Ауди» тулысынча суга баткан, кешеләр чыга алмаган. Йөк машинасы йөртүчесе исән.

Урында водолазлар эшли. Алар мәетләрне алып чыгарга тырыша. Тик «Ауди» машинасы тулысынча «Камаз» астында булу сәбәпле, эшләр катлаулы бара.

Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бергәләп йөк машинасын урыныннан кузгатырга маташа.

Паром һәм пристань штатлы режимда эшли, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100