Татарстанның Сарман районында 11 апрельдә балалар мәйданчыгында гадәттән тыш хәл була. Биредә бер кызның өстенә турник төшә, кызның казналык сөяге сына. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Авылдагы балалар мәйданчыгында имгәнгән кызны хастаханәгә илткәннәр.
Иминлек кагыйдәләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылган.
Хәзер тикшерү бара, диелә хәбәрдә.