news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өскә чөеп уйнаганнан соң нәни бала үлгән

news_top

Татарстанда әнисе һәм аның белән яши торган ир-ат өскә чөеп уйнаганнан соң, 4 айлык бала вафат булган. Бу турыда үз чыганакларына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Канал хәбәр иткәнчә, фаҗига 6 гыйнварда Яшел Үзәндә була. Фрунзе урамындагы фатирга «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Урынга килгән табиблар сабыйга ярдәм итә алмый.

Мәетне яру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нәни малай умырткалыгының муен өлешенә кан сауганнан үлгән.

Хокук саклаучылар баланың 26 яшьлек анасын һәм аның белән яши торган 32 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

«Якынча белешмә буенча, өлкәннәр өскә чөеп уйнаган чакта, бала үләрлек булып имгәнгән», – дигән канал чыганагы.

Җинаять эше ачылган.

Соңрак «Татар-информ» язганча, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге очрак буенча җинаять эшен тикшерү турында доклад таләп итте. Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2023 елның 6 декабрендә Яшел Үзәндә бер йортта бала мәете табыла. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар