Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ОСАГОның яңа бәяләре: тариф артты да, кимеде дә

Россиядә ОСАГО бәясен исәпләү системасы үзгәрде. Татарстан югары зыянлы “агулы” төбәк булуыннан туктады. Ә иминият компанияләре полисларга бәяне үзләре билгели алуга куана. Автомобиль хуҗаларына әлеге реформа ничек тәэсир итәчәк һәм никадәр күбрәк түләргә туры киләчәк соң?  

news_top_970_100
Татарстанда ОСАГОның яңа бәяләре: тариф артты да, кимеде дә

Илдә ОСАГО бәясен исәпләүнең яңа, сыгылма системасы эшли башлады. Хәзер “яшь – стаж” (КВС) коэффициенты элекке дүрт урынына 58 градация баскычын күздә тота. Олы яшьтәге тәҗрибәле шоферлар өчен КВС кимиячәк. Яшь һәм тәҗрибәсез йөртүчеләр өчен – артачак. Тариф төбәккә дә бәйле булачак. Иминият очраклары һәм алар буенча түләүләр Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары булганда, полис бәясе артачак.

ОСАГО бер үк вакытта кыйммәтләнде дә, арзанайды да

Үзәк Банк һәм Финанс министрлыгы реформасының төп идеясе – иминият тарифларын гадел итү. Тәртипле йөртүчеләр иминият өчен азрак, ә авариядә гаеплеләр күбрәк түләячәк. Полис бәясе индивидуаль булачак. Ә иминиятче билгели торган полис бәясенең тариф коридоры ике якка да 20 процентка киңәячәк. Ягъни, диапазон 1747 сумнан 4942 сум булачак. Элек бу бәя 3432-4118 сум иде.

Күпчелек гражданнар өчен ОСАГО тарифы күтәрелмәячәк, дип ышандыра Татарстан Иминиятчеләр союзы президенты һәм “Полиссервисконсалтинг” директоры Рөстәм Сабиров.

Аның сүзләренчә, якынча 80% граждан өчен яки элекке тариф сакланып калачак, яисә берникадәр кимиячәк. Гадәттә болар тәҗрибәле, зыян китерү очраклары аз булган шоферлар. Ә 20% тәвәккәл шоферлар өчен коэффициентларны исәпкә алып, гомуми тариф күтәреләчәк.

2019 елның 1 апреленнән гамәлгә керәчәк тагын бер яңалык – “бонус-малус” коэффициенты (БМК). Ул авариясез йөргән өчен ташламалар һәм иминият очраклары өчен өстәмәләр кертә. Шулай ук елына бер генә мәртәбә билгеләнә.

Мин тәҗрибәсез яшь йөртүче, мин ОСАГО өчен күпме акча тотачакмын?

Иң яшь һәм “аварияле” категориягә иминият өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. 3 еллык стажлы 16-21 яшьлекләр өчен “Яшь – стаж” коэффициенты 1,8 дән 1,87 гә артачак.

Татарстан иминият компанияләрендә бәяләр ничек үзгәрде?

Клиентлар өчен үзгәрешләрнең сизелерлек булмавы турында Татарстанның Автодилерлар ассоциациясе башлыгы һәм “Автосеть.РФ” генераль директоры Руслан Әбделнасыйров та әйтте. Ул иминият компанияләренең база тарифын элеккечә – 4118 сум дәрәҗәдә саклап калуларын әйтте.

Руслан Әбделнасыйров китергән мәгълүматлар буенча, Татарстан территориясендә бу тарифны Ингосстрах, “Паритет” һәм “Югория” компанияләре куллана.

“Наско” һәм “АльфаСтрахование” Казан һәм республика районнары өчен төрле тарифлар билгеләгән. Казан өчен “Наско” компаниясе 4118 сумлык, “АльфаСтрахование” 4160 сумлык тариф кабул итте. Республика районнары өчен беренче компания 4100, икенче компания 4762 сумлык бәяләр әзерләгән.

Татарстанда “Талисман” иминият компаниясендә база тарифы буенча ОСАГОны 4100 сумга алырга була. Ә “Ренессанс” компаниясе Татарстандагы иң югары бәяне куйган, база тарифы – 4942 сум, дип бүлеште Татарстанның Автодилерлар башлыгы.

Тәҗрибәле йөртүчегә иминиятләштерү күпмегә төшәчәк?

Иң тәҗрибәле шоферларга уңыш елмайды – аларга ОСАГО өчен ташлама каралган. Хәзер 3 елдан артык стажы булган 59 яшьтән олыраклар өчен коэффициент 0,93кә кимеде. Бу 7 процент ташламага тәңгәл. Бу яңа системада каралган иң югары дисконт. Регламентның элекке версиясендә яшь һәм стаж өчен бернинди дә льготалар юк иде.

Иминиятләштерү нюансларны күздә тота, ләкин исәпләгәндә вакытны күп алачак

Татарстанның Иминиятчеләр союзы вице-президенты фикеренчә, яңартылган тариф коридоры ярдәмендә иминият компанияләре Россия төбәкләре һәм гражданнарның аерым категорияләре өчен бәяне үзләре билгели алачак. Кайбер компанияләрдә ОСАГО бәясе югары, кайберләрендә түбән булачак.

Берничә ел элек бер гражданин өчен бөтен компанияләрдә дә бер тариф иде, коэффициентлар да берүк төрле булды. Төрле иминият компанияләре бер бәя тәкъдим итә алалар иде, дип сөйләде Татарстан Иминиятчеләр союзы вице-президенты Рөстәм Сабиров.

“Хәзер без бәяләрне базарча формалаштыруга таба барабыз. Һәр компания мөрәҗәгать итүченең авариягә эләгү ихтималын, зыянлылыгын һәм статистикасын исәпкә алачак. Аның компания өчен кызыклы булу-булмавыннан чыгып, компания аңа аерым тариф тәкъдим итәчәк”, - дип аңлатты Рөстәм Сабиров.

“Статистикалары яхшы булган кешеләр өчен конкуренция булачак. Аларга тарифны киметәләр. Ә авария ясаучылар өчен компанияләр тарифларны күтәрәчәкләр һәм яхшы йөрүче кешеләр алар өчен түләмәячәк”.

Моннан тыш, ул реформаны уңай бәяләде. Чөнки 58 яңа “яшь-стаж” катергориясе барлыкка килде. Алар барлык нюансларны исәпкә алырга ярдәм итәчәк.

“Тәҗрибә күрсәткәнчә, “яшь-стаж”ның дүрт коэффициенты җитәрлек түгел. Алар яшьтәге, стаждагы аерманы төгәл күрсәтә, статистикага, аварияләр ихтималына һәм зыянга йогынты ясый алмый. Статистика күрсәткәнчә, тәҗрибәләре аз булган яшь шоферлар, олырак һәм тәҗрибәле кешеләргә караганда аварияләргә күбрәк эләгә. Элек олы яшьтәге кешеләр тәҗрибәсез яшьләр өчен дә түләгән булып чыга иде”, -диде Сабиров.

Ләкин Татарстанның Автодилерлар ассоциациясе башлыгы һәм “Автосеть.РФ” генераль директоры Руслан Әбделнасыйров Рөстәм Сабиров белән килешми. Татарстан Иминиятчеләр союзы вәкиленнән аермалы буларак, ул үзгәрешләргә тискәре карашта.

“Хәзер йөртүчеләрне 58 категориягә бүләләр, ә элекке кебек 4 кә түгел. Бик күп өстәмә коэффициентлар керттеләр. Элек иминият премиясен исәпләү өчен 2 – 3 минут җитә иде. Ә хәзер 20-30 минут тирәсе вакыт кирәк”, - диде Әбделнасыйров.

21-59 яшьлекләр өчен ОСАГО нинди бәягә булачак?

Иминият компаниясе һәр клиент өчен полис бәясен индивидуаль исәпли. Бу Үзәк Банк билгеләгән диапазонда база тарифыннан чыгып билгеләнә. Монда йөртүченең стажы һәм яше, “бонус-малус”, теркәлгән төбәк һәм двигатель куәтен исәпкә алына.

Тәҗрибәле һәм авариясез йөрүче автомобильчеләрнең күп өлеше 2019 елда ОСАГО өчен узган елга караганда азрак түләячәк. Мәсәлән, 0,93 – 0,99 киметүче коэффициентлары 3 еллык стажы булган 35 яшьтән олырак йөртүчеләр өчен каралган.

Татарстанлыларга төбәк коэффициенты өчен артыгын түләргә туры килмәячәкме?

Татарстанда төбәк коэффициенты сакланып калды һәм үзгәрмәде, дип белдерде ТР Иминиятчеләр союзы вице-президенты.

“Бүген Татарстан Чечня, Дагыстан, Волгоград өлкәсе яки Ростов өлкәсе кебек чыгымлы булып саналган одиоз төбәкләр арасына керми. Ул төбәкләрдә иминият компанияләре кара автоюристлар, мошенниклар һәм бүтән башбаштаклык белән ничек көрәшергә белмиләр”, - иде Сабиров.

Шулай да, әле өч ел элек кенә республика югары чыгымлы, зыянлы төбкәләр унлыгына кергән һәм “агулы” регион дип аталган иде.

Агентлык әңгәмәдәше фикеренчә, соңгы вакытта Иминиятчеләр союзы, Татарстан Хөкүмәте һәм Эчке эшләр министрлыгының эше нәтиҗәсендә, мошенникларга карата мөнәсәбәт үзгәрде. Аларны кысрыклап чыгарырга мөмкин булды, ә төбәктәге зыян күләме кимеде. Әгәр ул элек 115 процентка якын булса, хәзер күп компанияләрдә рентабельлек барлыкка килде, диде Сабиров.

Реформа перспективалары: тариф коридорын арттыру, төбәккә бәйлелекне һәм куәт коэффициентын бетерү

Бу ел ахырында тариф коридоры кабат артачак. Әгәр ул хәзер 20 процентка үзгәргән булса, көздән база күрсәткечләреннән 30% ка үзгәртергә планлаштыралар. Ә 2020 елның көзендә бөтенләй 40 процент булачак, диде Татарстан Иминиятчеләр союзы вәкиле.

Шулай ук аның сүзләренчә, киләчәктә төбәк коэффициентларын бетерү яки кире карау планлаштырыла.

“Төбәк коэффициентын бетерергә ярамый дип саныйм. Краснодар юлларында йөрү бер хәл, ә Ханты-Мансийски юлларында йөрү бөтенләй башка, анда кар һәм бозлавык. Әлбәттә, төрле төбәктә климатик шартлар һәм юллар сыйфаты төрлечә. Ил зур – халыкның менталитеты да аерылып тора. Болар барысы да статистикага һәм зыянлылыкка тәэсир итә”, - дип бүлеште Татарстан Иминиятчеләр союзы вице-президенты.

ОСАГО исәпләүдә тагын бер үзгәреш - куәт коэффициентын бетерү булырга мөмкин. Сабиров фикеренчә, бу инициатива шактый гадел.

“Хәзер куәтле машина хуҗалары аз куәтле машина хуҗаларына караганда күпкә кыйммәтрәк түли. Статистика күрсәтүенчә, куәтлерәк машина йөртүчеләргә караганда, аз куәтле машина йөртүчеләр күбрәк зыян салырга мөмкин. Чөнки, аларның машиналарының техник үзлекләре бәрелешүне булдырмый калырга мөмкинлек бирми”, - дип төгәлләде әңгәмәдәш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100