Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ОРВИ аркасында өч мәктәп карантинга ябылган

Барлыгы 5241 бала карантинда.

news_top_970_100
Татарстанда ОРВИ аркасында өч мәктәп карантинга ябылган
Александр Эшкинин

Татарстанда ОРВИ белән авыручы балалар күп булу аркасында өч мәктәпне карантинга япканнар.

«Балаларның күбесе ОРВИ белән авыру сәбәпле, 16 муниципаль берәмлектәге 89 мәктәптә 216 класс карантинда», — диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. 

Барлыгы 5241 бала карантинда.

«Республикада 3 мәктәп тулысынча карантинга ябылды. Бу Әлмәт районындагы ике һәм Саба районындагы бер мәктәп. Калган мәктәпләр штат режимында эшли», — диде республиканың баш санитар табибы.

Роспотребнадзор фаразларына караганда, бу әле башы гына. Декабрь ахырында авыручылар саны тагын да артыр дип фаразлана.

Классларны дистанцион укуга күчерүне мәктәп үзе хәл итә. Әгәр балаларның 20 проценты ОРВИ белән авырый икән, класс бер атнага карантинга җибәрелә. Бу вирус таралуны туктату өчен эшләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100