news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда опекуннарга һәм попечительләргә түләүләрне арттырырга җыеналар

news_top

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координация комитетының хокук мәсьәләләре буенча Экспертлар советы утырышы узды. Утырышның төп темаларының берсе – «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 141.1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы закон проекты булды.

Документта опекуннарга һәм попечительләргә ай саен бирелә торган түләүләр күләмен арттыру күздә тотыла, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, түләүләрне арттыру гаиләләрнең социаль яклануын көчәйтәчәк, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен уңай шартлар тудырачак, шулай ук республикада опекунлык институтының абруен күтәрәчәк.

Проект нигезендә айлык түләү күләме 3 мең сумнан 8 641 сумга кадәр артачак. Бу – яңа опекуннарны җәлеп итәргә һәм инде тәрбиягә алынган балалар өчен лаеклы шартлар тудырырга ярдәм итәр дип көтелә, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар