Татарстанда агымдагы елның ноябрь ахырына онкология диспансерында якынча 127 мең кеше исәптә тора. Узган елда республикада онкология авыруларының 19,5 мең яңа очрагы теркәлгән – бу аннан алдагы елга караганда 7,2 процентка күбрәк. Бу хакта М.З. Сигал исемендәге Республика онкология клиник диспансеры табиб-онкологы Артур Сәйфуллин сөйләде, дип яза «Вести-Татарстан».
Октябрь ахырына мәгълүматлар буенча, Татарстанда онкология белән авыруның 19 мең яңа очрагы ачыкланган. Бу саннарны республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.
Артур Сәйфуллин сүзләренчә, авырулар саны артуны никотинлы продукция куллану белән бәйлиләр. Ул эшли торган 12 нче онкодиспансер бүлегендә баш һәм муен шешләре булган пациентларга ярдәм күрсәтәләр, пациентларның яртысы – ир-атлар, әмма хатын-кызлар саны да әкренләп арта, диелә хәбәрдә.