Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өмәләр кайчан башлана, һәм нинди елгалар чистартылачак?

Республиканың экология министры Александр Шадриков табигатьне саклауга, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга миллиардлаган инвестицияләр кертү һәм халыкның аң-белемен арттыру турында сөйләде.

news_top_970_100
Татарстанда өмәләр кайчан башлана, һәм нинди елгалар чистартылачак?
Ильнар Тухбатов / Казанские ведомости

«Безнең өчен идеаль күрсәткеч (KPI) – халыкның әйләнә-тирә мохитнең торышына карата шикаятьләре булмау», – дип сөйләде журналистларга Татарстан экология министры Александр Шадриков. Аның сүзләренчә, соңгы 5 елда республикада экология өлкәсенә кертелгән акча 52,2 млрд сумнан артып киткән. 2,3 миллион кеше башкарылган эшләрнең уңай нәтиҗәсен күргән.

Министр сүзләренчә, ел саен республикада экологик акцияләрдә катнашкан һәр өченче кеше экология темасын якын итә. Республикада экоактивистлар саны 1,2 млн кешедән артып китә. Бу хакта «Казанские ведомости» газетасы журналисты Дамирә Хәйруллина яза. 

Узган елда Татарстанда экология өлкәсендә хокук бозулар саны 3 тапкырга диярлек кимегән. Экологлар 5 сулыкны чистартырга һәм республика районнары территориясендә урнашкан барлык су җыю корылмаларын ревизияләүне тәмамларга ниятли.

Республикада яшәүче 2,3 миллион кеше уңай нәтиҗәләрне тойды

2,3 миллионнан артык татарстанлы соңгы 5 елда Татарстанда башкарылган табигатьне саклау чараларының уңай нәтиҗәсен тойды. Экология министрлыгы башлыгы Александр Шадриков сүзләренчә, 52,2 млрд сумлык 850 төрле эш башкарылган.

Халыкның экология белемнәре дә үсә. Министр сүзләренчә, Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше даими рәвештә экологик акцияләрдә катнаша. Социологик сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 94,1 процент халык шәһәркүләм өмәләргә кушылырга әзер. Министрлыкның узган елгы чараларында 754 мең кеше катнашкан. Ә 2022 елда әйләнә-тирә мохитне саклауга 15 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.

«Кисәтелгән зыянның гомуми күләме 58 млрд сумнан артык тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Шадриков.

Министр республика өчен иң әһәмиятле 13 су саклау чарасын билгеләп үтте. Бу – яр буйларын ныгыту, елга һәм күлләр акваторияләрен чистарту, гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау һ.б. эшләр.

«Быел Түбән Кама сусаклагычы акваториясендәге Күл ятмасында эшсез яткан торба үткәргечләрен сүтү тәмамланачак», – диде ул «ТРда санитар-экологик икеайлык башлану турында»гы матбугат конференциясендә.

Министр биргән мәгълүматлар буенча, сүтелергә тиешле торба үткәргечнең озынлыгы 23 км тәшкил итә. 2022-2023 елларга финанслау күләме 930,5 млн сумны тәшкил итә.

«Чаралар «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аның өчен 2019 елдан алып 19,9 млрд сум күләмендә финанслау каралган», – диде ул.

Шадриков сүзләренчә, Татарстан «Уникаль су объектларын саклау» проектында катнаша һәм 2 елда республикада 3 объект чистартылган: Никольское авылы янындагы Мишә кушылдыгы, Державин авылындагы буа һәм Нократның уң кушылдыгы.

«Быел без Мамадыш районында Берсут елгасы үзәнен чистартуны тәмамлаячакбыз. 2021-2023 елларга финанслау күләме 281 млн сум тәшкил итә», – диде министр.

Ул биргән мәгълүматлар буенча, 2025 елга тагын 5 чара планлаштырылган. Алар арасында: Чаллыдагы Мәләкәс елгасын (2нче этап), Актаныш районындагы Иске Идел күлен, Түбән Кама районындагы Каракүл күлен, Лаеш районында Архиерей күлен чистарту буенча чаралар, шулай ук Казанда Ноксаны чистарту. Ноксаны чистарту, алдан исәпләүләр буенча, 841 млн сумга төшәчәк.

Министр әлеге эшләрнең иртәрәк тәмамлану мөмкинлеген дә кире какмады.

Хәзерге вакытта Татарстан экологлары табигатьне саклау зоналарына агачлар утыртырга әзерләнә, әлеге чара «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты кысаларында башкарыла. Һәм пычрак агымнар санын киметү планлаштырыла.

«Традиция буенча, урман утырту эшенә халыкны чакырачакбыз. Казансу һәм Нокса елгаларындагы эшләрдә дә аларның ярдәме бәяләп бетергесез булачак. Безгә волонтерлар һәм активистлар кирәк булачак. Халык ярдәменә өметләнәбез», – диде министр.

Татарстанда су җыю урыннарын ревизияләүне 2 ел эчендә тәмамларга планлаштыралар. Хәзерге вакытта мондый процедураны республиканың 14 районында үткәргәннәр инде. Белгечләр 1 629 су пунктын тикшергән. Слайдлардан алынган мәгълүматларга караганда, ревизия нәтиҗәләре буенча, лицензияләре булмаган 1,1 мең скважина ачыкланган.

«Лицензия ул – сыйфат сертификаты. 2 ел эчендә бөтен республиканы йөреп чыгарга ниятлибез», – дип ышандырды Шадриков.

Санитар икеайлык һәм «озын гомерле» чүплекләр

Министр шулай ук 1 апрельдән традицион санитар-экологик икеайлык башлануы турында хәбәр итте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Әмма территорияләрне Җиңү көненә – 9 майга кадәр тәртипкә китерү яхшы булачак, диде министр.

2 ай эчендә чүплекләрне бетерү, яңа агачлар утырту, сулык ярларын чистарту һ.б. планлаштырыла. Шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ катнашында Горький һәм Куйбышев тимер юллары һәм аларга якын территорияләрне традицион рәвештә тикшереп чыгу планлаштырыла.

Су саклау зоналарының торышына, шул исәптән саклау зоналарында терлекчелек калдыкларын җыю фактларына аерым игътибар биреләчәк. Узган ел икеайлык чорында 510 кубометр чүп-чар чыгарылган.

Министр мәгълүматлары буенча, төп хокук бозулар булып коммуналь, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру, йорт яны территорияләрен чүпләү һәм контейнер мәйданчыкларыннан калдыкларны вакытында чыгармау кала.

2022 елда Татарстанда экология өлкәсендә хокук бозулар саны 3 тапкырга диярлек кимегән. Министр мәгълүматлары буенча, 2022 елда 1632 очрак теркәлгән, ә 1 элек аларның саны 4 465 булган.

Мондый нәтиҗәне Шадриков республикада үткәрелгән профилактик чаралар белән аңлатты. Министрлык инфографикасы буенча, Татарстанда экология өлкәсендә иң күп хокук бозулар (6 мең очрак) 2018 елда теркәлгән. 2019 һәм 2020 елларда андый очраклар 5 меңнән артык булган, 2021 елда – 4 меңнән артык.

Узган ел хокук бозучыларга әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча 149 дәгъва белдерелгән. Түләтелгән административ штрафлар суммасы 29,6 млн сумнан артып китә. Законнарны тупас бозган өчен, республикада 16 җинаять эше кузгатылган.

Министр «озын гомерле» чүплекләрнең Казанның Совет районында һәм Питрәч районының Богородское авылында очравын әйтте.

Шуны да әйтергә кирәк, Экология министрлыгындагы 126 инспекторның һәрберсенә 500 квадрат километрдан артык территория туры килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100