news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Олы Нырсы авылын, Түбән Кама урамнарын яңгыр сулары баскан - видео

news_top
Татарстанда Олы Нырсы авылын, Түбән Кама урамнарын яңгыр сулары баскан - видео
видеодан скриншот

Бүген Татарстанда көчле яңгырлар яуганнан соң, авыл һәм шәһәр урамнарын су баскан. Түбән Камада яшәүчеләр су баскан шәһәр урамнары төшерелгән кадрларны социаль челтәрләрдә таратты. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Тирән күлләвекләрдә машина номерлары югалган. Шәһәр халкы су ага торган җайланмалар эшләмәүгә зарлана.

Теләче районының Олы Нырсы авылында да табигый бәла-каза булган. Яңгыр сулары урамнарда юлына очраган бар әйберне агызып алып киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар