news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат йорттагы газ казанын ремонтлаганда һәлак булган

news_top

Шимбә көнне Татарстанның Лаеш районы Кече Кабан авылында 66 яшьлек ир-ат һәлак булган.

«Татар-информ»га Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Шоссейная урамындагы йорт хуҗасы газ казанын ремонтлаган, әмма газ казанына төтен чыгару торбасын урнаштырмаган. Белгечләр йортны газ белән тәэмин итүдән өзгән.

«Газ плитәләрен, казаннарны, су җылыткычларны үз белдегең белән ремонтлаганда һәм урнаштырганда ясалган экономия – бу закон бозу гына түгел. Гаилә әгъзаларының һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына һәм иминлегенә, фатирларның һәм йортларның бөтенлегенә куркыныч яный», – дип өстәделәр Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар