Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өлешчә мобилизация буенча 15 табиб чакыртылган

news_top_970_100
Татарстанда өлешчә мобилизация буенча 15 табиб чакыртылган

Өлешчә мобилизация кысаларында Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына 15 табиб чакыртылган булган. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте. Шулай ук, министр сүзләренчә, республика табиблары арасында хәрби операциягә үзе теләп китүчеләр дә бар, һәм алар тагын да күбрәк. Бу хакта «Казанские ведомости» сайты яза.

Министр сөйләгәнчә, мобилизацияләнгән табибларның бер өлеше алгы сафта, ә калганнары госпитальләрдә эшли. Татарстаннан хәрби операциягә киткән табиблар белән министрлык элемтәдә тора.

«Алар белән даими элемтәдә торабыз», – диде министр.

Марат Садыйков әйтүенчә, өлешчә мобилизация уздырылу аркасында, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы кадрлар кытлыгы кичерми, өстәвенә, Татарстан табиблары даими рәвештә Донбасска барып, андагы җирле табибларга да булыша. Аерым алганда, алар Татарстан шефлыгында булган Лисичанск шәһәре хастаханәләренә бара.

Алдарак «Казанские ведомости», Әлмәттән балалар хирургы Кирилл Булатов хәйрия колоннасы составында Лисичанск шәһәренә барачак, дип хәбәр иткән иде. Табиб Лисичанскида берничә ай медицина ярдәменнән мәхрүм калган балалар өчен профилактик тикшерүләр оештырырга ниятли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100