Татарстанда октябрь ахырында һава торышы климатик нормадан 4–5 градуска җылырак булачак
Татарстанда 21–30 октябрьдә уртача һава температурасы климатик нормадан 4–5 градуска югарырак булачак. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Әлеге чорда республикада уртача һава температурасының климатик нормасы +2 градус тәшкил итә. Казанда исә бу күрсәткеч +2,4 градуска тигез, диелә хәбәрдә.