news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өч машина бәрелешкән авария мизгеле видеога эләккән

news_top
Татарстанда өч машина бәрелешкән авария мизгеле видеога эләккән
Фото: Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе телеграм-каналы

5 ноябрьдә Татарстанның Әлмәт районында авария булган. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясенә сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, Mercedes автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм шунда УАЗ, Volkswagen һәм Chevrolet машиналары белән бәрелешә.

Авариядә Chevrolet автомобилендәге 46 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак булган.

Фаҗига сәбәпләрен Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре ачыклый.

Соңрак «Татар-информ» сайтында әлеге фаҗига мизгеле төшерелгән видео чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар