Татарстанда өч игезәк (тройня) бала туган гаиләләргә ярдәм чараларын сизелерлек арттырырга мөмкиннәр. Республика Рәисе указы проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза үтә.
Документ нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләүне һәр балага 10 мең сумнан 100 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә.
Шулай ук 1,5 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие күләмен дә арттыру планлаштырыла. Аны бала өчен яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерергә телиләр.
Билгеләп үтелгәнчә, түләүләр күләме яшәү минимумы үзгәргән саен автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк. Шул ук вакытта пособие алу өчен яңадан гариза тапшыру кирәк булмаячак.