news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ноябрьдә өстәмә ял көннәре була

news_top
Татарстанда ноябрьдә өстәмә ял көннәре була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда ноябрьдә өстәмә ял көннәре була. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көне була.

1 ноябрь (шимбә) көнне туры килгән ял көне 3 ноябрь (дүшәмбе) көненә күчерелә. Татарстанда 6 ноябрь Татарстан Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көне була.

Шулай итеп, 2, 3, 4 һәм 6 ноябрь – ял көннәре булачак. 1 ноябрь һәм 5 ноябрь эш көннәренең озынлыгы 1 сәгатькә кими.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар