Татарстанда ноябрь башында уртача температура климатик нормадан бер-ике градуска җылырак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Тулаем алганда, республика өчен көзнең соңгы аенда климатик норма -0,3 градуска, ә Казан өчен +0,2 градуска тигез.
Алдарак метеорологлар сөйләгәнчә, төбәктә ноябрь ае нормадан бер градуска җылырак, явым-төшемнәр күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын булачак.
Элегрәк синоптиклар Татарстанда атна ахырына кадәр 23 градуска кадәр җылы һәм коры һава торышы сакланачак, дип хәбәр иткән иде.
Шул ук вакытта Казанда октябрь башыннан бирле биш тапкыр температура рекорды яңартылды. 13 октябрьдә 1896 ел рекорды, 16 октябрьдә 1923 һәм 1955 еллар, 17 октябрьдә 1917 елгы, 24 октябьдә 2005 һәм 2006 еллар, 27 октябрьдә 2019 елгы, ә 31 октябрьдә 1933 һәм 2008 елгы рекордлар яңартылды.