Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда "Нива" белән "Газель" кара-каршы бәрелешкән мизгел видеога эләккән

Җиңел машина куркыныч тизлек белән каршы як полосага чыккан.

news_top_970_100
Татарстанда "Нива" белән "Газель" кара-каршы бәрелешкән мизгел видеога эләккән

15 октябрьдә Буа шәһәре янында «Газель» машинасы «Нива» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Авария турында «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Казан-Ульяновск юлының 90нчы километрында 46 яшьлек йөртүче идарә иткән «Нива» каршы як полосага чыккан. Ул «Газель» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

«Нива» йөртүчесе куркынычсыз тизлек сакламаган. Шул сәбәпле йөк машинасына бәрелгән, дип сөйләгәннәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Ике машинаның да йөртүчесе имгәнгән. «Газель» машинасының 44 яшьлек шоферына табиблар авария урынында ярдәм күрсәткән. «Нива» йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.

Юл һәлакәте мизгелен узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100