Татарстанда әнисе күз алдында кызы һәлак булган
Фаҗига 14 августта кичке сигез тирәсендә килеп чыккан.
Чаллыда әнисе карап торган килеш кызы һәлак булган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.
41 яшьлек хатын 8 каттагы фатир тәрәзәсеннән төшеп киткән. Бу вакытта аның янында әнисе дә булган. Әлеге хәл 18 нче комплекстагы күп катлы йортта килеп чыккан, диелгән хәбәрдә.
Егылып төшкән хатын табиблар килгәнче җан биргән.
Әнисе сүзләре буенча, аның кызы инде күптән депрессиядән интеккән.