Татарстанда наркокурьер-песине тотканнар - видео
Татарстанда наркокурьер-песине тотканнар - видео
Татарстанда 10нчы номерлы төзәтү колониясе хезмәткәрләре наркокурьер-песине тоткарлаган. Хайванның муенчагына гашиш салып, колониягә керткәннәр. Бу турыда Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.
23 октябрьдә кичке якта колония территориясендә шикле песи табыла. Хайванны туктаталар һәм муенчагын карыйлар. Анда көрән төсле матдә була. Әлеге матдәне гашиш дип фаразлыйлар. Табылдык әйберне дә, песине дә полициягә тапшыралар.

Соңрак Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте әлеге песине тоткан мизгел сурәтләнгән видеоны чыгарды. Кадрлардан күренгәнчә, песи колония хезмәткәрләре яныннан йөгереп китеп бара. Ләкин аны куып җитеп, тоталар.
2010 елда да нәкъ шушы колониягә наркотиклар белән песи җибәргәннәр. Ул чакта песи колониядә утыра торган хуҗасы янына килгән. Колониягә җибәргәнче, хуҗалары бу песине берничә көн махсус өйрәткән һәм ач тоткан. Колония территориясенә кергән песине эт ярдәмендә эзәрлекләгәннәр. Шунда песи һәлак булган.