news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда нәни кыз әнисе белән бергә һәлак булган, әтисе җитди имгәнгән

news_top
Татарстанда нәни кыз әнисе белән бергә һәлак булган, әтисе җитди имгәнгән
Шаһитлар фотосы

Бүген Лениногорский районында авариядә хатын-кыз һәм аның 2 яшьлек кызы һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига кичке 5ләр тирәсендә, Ленингорскидан чыккач, Әлмәт ягына таба юлда була. Якынча белешмә буенча, 84 яшьлек ир-ат идарә итә торган Skoda Yeti каршы як полосага чыга һәм KIA Rio машинасына бәрелә.

KIA йөртүчесе җитди имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр. Йөртүченең хатыны һәм 2 яшьлек кызы урында ук үлә.

Авария урынына Лениногорск шәһәр прокуроры Алексей Панишев барган. Тикшерү эшләре оештырылган, диелә хәбәрдә.

Фото: © Татарстан прокуратурасы

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 сентябрь 2023
    Исемсез
    84Яшьлекләргә нигә руль тоттыралар икән?!?! 75 яшьтән бөтенләй праваларын онулировать итәргә кирөк кешеләрнең!!! Юлда өлкәннәр бик күп аварийный ситуация тудыручылар бит инде!!!
  • 11 сентябрь 2023
    Исемсез
    84 яшьлек картның нинди реакциясе булсын инде юлда йөрергә......
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар