news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда нәни баланың борын кырыен эт тешләп өзгән

news_top

Татарстан Балалар республика клиник хастаханәсенә нәни баланы алып килгәннәр. Аның борынын эт тешләгән һәм бер кырыен өзеп алган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Бала этне сыйпарга тели. Эт аның борын очын тешләп ала», – дип сөйләгәннәр хастаханәдә.

Балага котыру чиреннән укол ясаганнар. Аннары операция ясарга керешкәннәр. Табиблар баланың борынына пластика эшли. Моның өчен алар баланың колак артындагы өлешеннән тире алып, борынга куя.

Хәзер баланың борынында җөй калмасын өчен физиотерапия, массаж таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар