news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

news_top
Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә
Фото: © "Татар-информ" архивы

Ел саен, май аеннан башлап һәм август башына кадәр, Татарстанның географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый. Бу хакта республиканың Диния нәзарәте хәбәр итә.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голәмәләр шурасы тарафыннан Татарстан календарьлары өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде.

«Без илебезнең атаклы галиме, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан», – диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.

Казанда 5 майда иртәнге намаз 23:54 сәгатьтә керә һәм, кояш баю белән, чын төн инде булмый. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 5 майда Казанда ястү намазы – 21:00 сәгатьтә, 6 майда – 21:02 сәгатьтә, 7 майда – 21:04 сәгатьтә. Казанда 6 майда иртәнге намаз – 01:49да, 7 майда – 01:47дә. Намаз вакытларын Татарстанның һәр районында аерым күзәтеп барырга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар