Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда нәни баласын кышын сарайда калдырган хатынны ирегеннән мәхрүм иттеләр

Урамда 30 градус салкын булганда, 22 яшьлек хатын исерек килеш ике нәни баласы белән сарайда кунарга җыена.

news_top_970_100
Татарстанда нәни баласын кышын сарайда калдырган хатынны ирегеннән мәхрүм иттеләр
Михаил Захаров

Алексеевск районы суды 22 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарды. Ул 13 гыйнварда яшь ярымлык улын салкын сарайда калдырып киткән. Хатынны «нәни бала сәламәтлегенә авыр зыян китерү» һәм «ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча гаепле дип таптылар. Әни кешене 2 ел һәм 2 айга гомуми режимлы колониягә озаталар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Судта бу хатын баласын үтерергә теләмәвен сөйләде.

Моңа кадәр билгеле булганча, 13 гыйнварда Кыркүл авылында яшәүче 22 яшьлек хатын исерек килеш ике нәни баласы белән салкын сарайда кунарга җыена. Сарай ягып җылытылмый. Бу вакытта урамда 30 градус чамасы салын була. Төнлә белән хатын дүрт яшьлек кызын алып, өйгә кереп китә, яшь ярымлык улын сарайда калдыра.

Сарайдагы балан иртә белән әби кеше таба. Ул бик авыр хәлдә була. Сабыйны республика балалар клиник хастаханәсенә илтәләр. Аның апасын да хастаханәгә салалар.

Прокуратура тикшерү эшләре башлый, әни кешене кулга алалар, аннары ана булу хокукыннан мәхрүм итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100