news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда мунча идәне астында ир-ат мәете табылган

Танышын үтергән ир-ат ашыгыч ярдәмгә дә, полициягә дә шалтыратырга куркып кала. 

news_top
Татарстанда мунча идәне астында ир-ат мәете табылган

Бөгелмә шәһәре суды «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшергән. Хөкем ителүче ир-атны танышын үтерүдә гаепле дип карар чыгарганнар. Мәрхүмнең мәетен мунча идәне астыннан тапканнар.  Бу турыда «Бугульминская газета» сайты хәбәр итә.

Быел июнь уртасында Бөгелмә районында бер ир-ат танышы белән талаша. Шуннан соң бу ир-атлар сугыша тотына. Ирләрнең берсе икенчесен җиргә егып сала һәм буа башлый,  кыйнавын да дәвам итә. Шулай итеп бу ир-ат танышын үтереп ташлый.

Хөкем ителүче ир-ат ашыгыч ярдәмгә дә, полициягә дә шалтыратырга куркып кала. Танышының мәетен үзе яшерергә карар кыла. Ул мәетне мунчага сөйрәп алып керә. Мунча идәне астындагы аралыкка яшерә һәм җир белән күмеп куя.

Хөкем ителүче ир-атны суд гаепле дип тапкан. Аны 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Җинаятьче каты режимлы колониягә китәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар