Татарстанның Тукай районында «Дизельче» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бакчачылык ширкәтендә янкормасы булган такта мунчага ут капкан.
Янгында 48 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның башы беренче дәрәҗәдә пешкән. Зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.
Янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу. Мунчаның янкормасында электр җылыткычының чыбыгында кыска ялганыш булган, диелә хәбәрдә.