news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда мотоцикл йөртүче упкынга төшеп киткән, пассажиры һәлак булган (видео)

Татарстанның Югары Ослан районында фаҗига: люлькалы “Урал” мотоциклында ике ир-ат тирәнлеге ун метрдан артык упкынга килеп төшә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итә.

news_top
Татарстанда мотоцикл йөртүче упкынга төшеп киткән, пассажиры һәлак булган (видео)

Мотоциклдагы ир-атларның берсе туганнарына шалтырата алган, соңгылары, үз чиратында, барлык ашыгыч хезмәтләрне чакырган. Фаҗига нәтиҗәсендә, башы нык яраланган 53 яшьлек ир, аңына килә алмыйча, хастаханәдә җан бирә. Аның 58 яшьлек иптәше, кабыргалары сынып, госпитализацияләнә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар