Татарстанда яшүсмер кыз мотоциклдан егылып төшкәннән соң һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокуратурасына сылтама белән яза.
Бүген иртән Биектау районында «Прованс» торак комплексы янында 17 яшьлек мотоцикл йөртүче автомобильне узарга теләгән, әмма идарәсен югалтып, бордюрга бәрелгән һәм әйләнеп капланган.
Яшүсмернең пассажиры 17 яшьлек кыз булган. Ул егылып җәрәхәтләнгән, соңрак хастаханәдә вафат булган.
Әлеге факт буенча тикшерү оештырылган. Аның барышы прокуратура контролендә, диелә хәбәрдә.