news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда мошенниклар кемнәрне ешрак алдый?

news_top
Татарстанда мошенниклар кемнәрне ешрак алдый?
Фото: © «Татар-информ» архивы

Прокуратураның Эчке эшләр органнары тикшерүен күзәтү бүлеге хезмәткәре Марат Галләмов Татарстанда мошенникларның типик корбаны булучыларның социаль портретын төзегән.

29 процент очракта республикадагы эшкә сәләтле халык мошенниклар корбаны була, ә икенче урында пенсионерлар – алар 23 процент. Мошенниклар сирәгрәк очракта эшсезләргә (15 процент) һәм балигъ булмаганнарга (4 проценттан кимрәк) «һөҗүм итә», дип яза «Вести Татарстан» сайты.

Барлык зыян күрүчеләрнең 58 проценты – хатын-кызлар. 30-49 яшьлек (36 процент) һәм 18-29 яшьлек (27 процент) кешеләр аеруча куркыныч яный торган төркемгә керә. Спикер сүзләренчә, мондый җинаятьләрнең максаты акча урлау гына түгел, шулай ук дәүләт органнарына ышанычны киметү.

Корбаннар җинаять башкаручыга әйләнеп, еш кына үз хәлләрен дә катлауландыра, диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар