news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда мобилизацияләнүчеләр утырган автобус авариягә очраган

news_top
Татарстанда мобилизацияләнүчеләр утырган автобус авариягә очраган
видеодан скриншот

Татарстанның Бөгелмә районында мобилизацияләнүчеләр утырган автобус тукталышны бәреп киткән һәм юл кырыена төшкән. Бу турыда «Татарстан-24» хәбәр итте.

Автобус Башкортстаннан Казанга таба килә торган булган. 

Авария Карабаш тавы тирәсендә була. «Автобус Башкортстанда мобилизацияләнгәннәрне Казанга алып килә иде. Бер призывник исерек була, тавыш чыгара һәм автобус йөртүчегә бәйләнә башлый, шулай авария китереп чыгара», –дип яза социаль челтәр кулланучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар