news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирү башланды

news_top
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирү башланды
"Татар-информ" архивы

Бүген «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Бу ысул Татарстанда яшәүче күп кешегә таныш. Ул прописка буенча түгел, ә фактик яшәү урыны буенча сайлауларда катнашу мөмкинлеге бирә.

Яшәү урыны буенча тавыш бирүгә гаризаны 29 гыйнвардан башлап 11 мартка хәтле Күпфункцияле үзәктә, территориаль сайлау комиссияләрендә, Госуслуги (www.gosuslugi.ru) федераль порталы аша тапшырырга була. 6 марттан башлап, участок сайлау комиссияләре дә «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча гаризалар кабул итә башлаячак.

«Сайлаучы, гаризада, Россия Президентын сайлауда үзе барып тавыш бирәчәк теге яки бу участокны күрсәтергә тиеш. Шуны искәртеп үтәм, сайлау участогын сайлауга бик җитди карарга кирәк. Кире уйлаган очракта, мондый гаризаны кире кайтару 2 көнгә кадәр сузылырга мөмкин», – дип аңлатты Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Искәртеп үтик, Россия Президенты сайлаулары 15, 16, 17 мартта узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар